RealMusic
15 лет

Хаерле юл! (Доброго пути!)

3:09
2.24k 43%
Жанр
Этно
Жанр
Этно
Лицензия
Над треком работали
Ильяс Валишах - аранжировка, звукозапись, Алсу Гарифуллина - дуэт
Описание
Песня с добрыми пожеланиями всем, кто в пути.
История создания
Песня написана в 1997 году в Казани.
Альбом
Алатау туйларыннан - Сабан туена! (С Алатауских свадеб - на праздник Сабантуя!)
Студия
ТРК "Дулкын"
Текст
ХӘЕРЛЕ ЮЛ

“Хәерле юл!” – ул электән килгән теләк.
Юлчыларга бу сүз булган hәрчак терәк.
Без дә сезнең юлыгызга уңыш юллыйк:
Хәерле юл теләп калыйк.
Хәерле юл сәфәр чыккан кешеләргә,
Руль артында хезмәт иткән кардәшләргә,
Биек күктә самолетта очканнарга,
Диңгезләрне кичкәннәргә!

Кушымта:
Хәерле юл, хәерле юл тели сезгә ак каеннар!
Хәерле юл, хәерле юл тели сезгә якын дуслар!
Хәерле юл, хәерле юл – hәркемгә дә кирәк бит ул,
Хәерле юл, хәерле юл!

Хәерле юл хезмәткәрләр-эшчеләргә,
Мәктәпләргә аяк баскан балаларга,
Никахланып тормыш корган бар яшьләргә,
Тәпи баскан сабыйларга!
Җиңел түгел тормышкайның зур юллары,
Була алар сикәлтәле, борылмалы.
Шулай да без, hич тә бирешми аларга,
Җитик куйган максатларга!

Кушымта.